Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Татарстанда ел һөнәрчеләрен билгеләделәр
Татарстанда ел һөнәрчеләрен билгеләделәр

Татарстанда ел һөнәрчеләрен билгеләделәр

28.07.2021
#Вакыйгалар

Быел Татарстанда беренче мәртәбә «Ел һөнәрчесе – 2021» дигән бәйге үтте. Ул республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Аны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» оештырды. Конкурс республикада халык һөнәрчелеген саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә. Киләчәктә бу бәйге ел саен узар, дип көтелә.

Конкурска һөнәрчеләрдән гаризалар 1-15 июльдә кабул ителде. Барлыгы бәйгедә 128 эш катнашты. Алар 3 номинациядә – «Реконструкция» (23 эш), «Интерпретация» (64 эш) һәм «Сувенир» (41 эш) номинацияләрендә бәяләнде. Бәйге кагыйдәләре буенча, «Реконструкция», «Интерпретация» номинацияләрендә 50 мең сумлык сигезәр премия, «Сувенир» номинациясендә 20 мең сумлык сигез премия каралган иде.

Конкурста Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, шулай ук Буа, Апас, Минзәлә, Ютазы, Арча, Бөгелмә, Менделевски һәм башка республика районнарыннан халык һөнәрчелеге осталары катнашты. Моннан тыш эшләрне «Киез нур», «Сахтиан», «Саба сувенирлары», «Караван подарков», «Презент» оешмалары да тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге жюри бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрне бик югары бәяләде.

Җиңүчеләр Казанда 23-27 июль көннәрендә узган I этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале кысаларында бүләкләнде.

 

Җиңүчеләр исемлеге

 

«Интерпретация» номинациясе

 

Гыйльметдинова Зөлфия Наил кызы – Чигүле түбәтәй

 

Латыйпов Хәмит Нәҗип улы - «Урман көе» панносы

 

Уразгильдина Наталья Евгеньевна – Йон келәм

 

Сабиров Руслан Әнвәр улы - «Болгар кружкасы»

 

Флюр Елена Юрьевна - «Нәфис фәрештә» күлмәге

 

Артемьева Әлфия Наил кызы – Бизәкле читекләр

 

Табакова Татьяна Владимировна - «Татар бизәкләре» палантины

 

 «Сувенир» номинациясе

 

Вафин Фәрит Ринат улы – Чигүле сөлге

 

Ванюков Александр Николаевич - Чүмеч

 

Егорова Елена Сергеевна - Рушник

 

Стрелов Александр Петрович - Сөт өчен кувшин

 

Фәттахова Рәмзия Сахабетдин кызы – Казан калфагы

 

Солтанов Айрат Миннесалих улы – «Биләрдә көз» сумкасы

 

Смирнова Ольга Владимировна - «Шамаил» триптихы

 

«Реконструкция» номинациясе

 

Полосина Раушания Рафыйк кызы – Алтын чигүле татар сөлгесе

 

Сафина Лилия Каим кызы - «Гөлчәчәк» җыелмасы

 

Прокопьева Светлана Алексеевна – «Дәү әни келәме»

 

Шамсутов Рөстәм Илшат улы - «Тормыш агачы» панносы

 

Шәйхисламова Надежда Альфредовна – Чигүле калфак

 

Мөхәммәтшин Рәфкат Азат улы – Коръән савыты

 

Садриева Айгөл Расыйх кызы - «ASLAH» сумкасы

 

Мальгин Геннадий Александрович – Агачтан бакча дизайны әйберләре

  • «Ел һөнәрчесе - 2021» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү
  • «Ел һөнәрчесе - 2021» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү
  • «Ел һөнәрчесе - 2021» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү
  • «Ел һөнәрчесе - 2021» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Теләче районында үзешчән һәм халык театрлары смотр-…
27.02.2026
Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар
Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар
26.02.2026
Марс Хисмәтуллин белән Гаделша авылы тарихына багышланган китап турында сөйләшәбез
Марс Хисмәтуллин белән Гаделша авылы тарихына багышланган кит…
26.02.2026
Балтачта районкүләм «Татар егете, татар кызы – 2026» бәйгесе узды
Балтачта районкүләм «Татар егете, татар кызы – 2026» бәйгесе узды
26.02.2026
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән очрашуга рәхим итегез!
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән очрашуга рәхим итегез!
25.02.2026
Катарда узган Россия мәдәнияте көннәрендә катнашкан осталар белән сөйләшәбез
Катарда узган Россия мәдәнияте көннәрендә катнашкан осталар белән сөйләшәбез
24.02.2026
Мөнәҗәт әйтүче остаз Фирдания Зарифуллина белән очрашуга чакырабыз
Мөнәҗәт әйтүче остаз Фирдания Зарифуллина белән очрашуга чакырабыз
19.02.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.