Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. «Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!
«Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!

«Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!

20.10.2025

Бүгенге көндә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Соңгы елларда акция 31 илдә һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. Татарстан Республикасының барлык районнары, Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм төрле оешмалары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куялар.

Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, телне белү дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.

Акцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе. Акциянең партнерлары: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары.

Быел «Татарча диктант» акциясе 14-16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә узачак.

Акция өч дәрәҗәдә үткәрелә:

- татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;

- татар телен урта дәрәҗәдә белүчеләр өчен;

- татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

«Татарча диктант» акциясендә офлайн һәм онлайн формаларда катнашып була.

Офлайн катнашу форматы

Акциядә офлайн мәйданчыкларда катнашу өчен катнашучыга түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

- акциянең рәсми сайтына керергә;

- «Мәйданчыклар» бүлегендә яшәү урыны, төбәк яки ил буенча иң уңайлы мәйданчыкны сайларга;

- әгәр мәйданчык оештыручылары тарафыннан таләп ителсә, сайланган мәйданчыкта теркәлергә.

Акция көнендә катнашучы билгеләнгән вакытка сайланган мәйданчыкка килергә тиеш. Офлайн мәйданчыкларда диктант тексты махсус чакырылган диктор тарафыннан укыла. Биредә катнашучыларны диктант язу өчен махсус үрнәк-бланклар белән тәэмин итәчәкләр. Диктант язылып беткәннән соң, тутырылган бланклар тикшерү өчен офлайн мәйданчык оештыручылары тарафыннан җыеп алына.

Онлайн катнашу форматы

Катнашучы диктантны дистанцион рәвештә ике төрле яза ала: классик онлайн формат (эшне файл итеп йөкләп тапшыру) һәм интерактив онлайн формат (сайтта турыдан-туры язу).

Классик онлайн форматта катнашу өчен, катнашучыга түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

- акциянең рәсми сайтына керергә:

- диктант язу өчен бланкны йөкләргә һәм кәгазьгә чыгартырга;

- акция үткәрү көнендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм үсмерләр өчен «САФ» радиосында яисә акциянең рәсми сайтында туры эфирны кабызырга;

- текстны тыңлап, аны бастырылган бланкка язарга;

- язып бетергәннән соң, бланкны сканерларга яки сыйфатлы итеп фотога төшерергә;

- эшнең электрон версиясен акциянең рәсми электрон почтасына - info@ftatar.org җибәрергә.

Интерактив онлайн форматта (сайт аша) катнашу өчен, катнашучыга түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

- акциянең рәсми сайтында – diktant.tatar катнашучы буларак теркәлергә;

- акция үткәрү көнендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә сайттагы шәхси кабинетка керергә;

- «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм үсмерләр өчен «САФ» радиосында яки акциянең рәсми сайтында диктант трансляциясен тыңларга һәм текстны махсус электрон формада язарга.

Акцияне оештыру һәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә. Рәсми сайтта түбәндәге мәгълүмат бирелә: оештыручы буларак теркәлү, онлайн-катнашучы буларак теркәлү, уздыру тәртибе, PSD форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, диктант язу нокталары картасы, сынап карау биремнәре, диктант язучыларның билгеләре, оештыручылар өчен рәхмәт хатлары; оештыручылар, партнерлар, элемтә буенча мәгълүмат.

Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 (утыз) көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Бездә кунакта - Киров өлкәсенең «Кояш»…
21.10.2025
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актерлары Фәнис Калимуллин һәм Ләйсән Большова белән очрашуга чакырабыз
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актерлары Фәни…
13.10.2025
Әлфия Афзалова иҗатын үстерү һәм саклау фонды президенты Зөлфия Афзалова-Нигъмәтҗанова белән сөйләшәбез
Әлфия Афзалова иҗатын үстерү һәм саклау фонды президе…
13.10.2025
Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды
Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды
09.10.2025
«Милли кунакханә»дә - мөгаллимә, шагыйрә Миңлегөл Субаева
«Милли кунакханә»дә - мөгаллимә, шагыйрә Миңлегөл Субаева
09.10.2025
Бездә кунакта - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин
Бездә кунакта - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин
06.10.2025
Укытучы көнендә студиягә педагогика фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдиновны чакырдык
Укытучы көнендә студиягә педагогика фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдиновны чакырдык
03.10.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.