Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында сезне республикабыз төбәкләрендә иҗат итүче халык коллективлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Ни генә әйтсәк тә, миллилек, йола-гадәтләребезнең башлангычы һәм бүгенге көнгә кадәр сакланышы өчен без, татар авылларына һәм шул авылның мәдәни тормышы өчен жаваплы фидакарь хезмәткәрләренә бурычлы.
Арча төбәгенең татарны дөньяга таныткан олпат шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәүнең дөньяви карашын билгеләүдә биниһая зур роль уйнаган Ташкичү авылында мәдәни тормыш ни хәлдә? «Өммегөлсем» халык ансамбле нинди уй-хыяллар белән яши? Шулар хакында сөйләшү өчен «Милли кунакханәгә» әлеге авыл Мәдәният йортының директоры Гөлфия Мәгъсумованы һәм сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиеваны чакырдык.
14 февраль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.