Бүген танылган тарихчы, археограф, язучы, гаҗәеп дәрәҗәдә зыялы шәхесебез Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановның тууына 90 ел тула.
Миркасыйм Госманов 1934 елнын 31 маенда элеккеге Көнчыгыш Төркестан, хәзерге Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном районында дөньяга килгән. Аның нәсел башы исә Татарстанның Әтнә төбәгендә урнашкан Олы Мәңгәр авылына барып тоташа.
XIX гасырның 20 нче елларында Миркасыйм Госмановның ата-бабалары хәзерге Казахстан җиренә барып урнашып, җир эшкәртү, умартачылык һәм сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә башлый.
1917 елда илдә барган социаль үзгәрешләргә бәйле рәвештә алар дөньялар тынычланганчы дип, вакытлыча Россиянең бер өлкәсе булып саналган Гөлҗә шәһәренә килеп төпләнәләр. Әмма революциядән соң чикләр ябык булу сәбәпле, башка бик күпләр кебек үк совет гражданлыгын саклап, Кытайда яшәп калалар.
Миркасыйм башлангыч белемне Гөлҗәнең татар мәктәбендә ала. Мәктәпкә ул 1941 елда керә. Соңрак ул белем алуын шәһәрнең урыс гимназиясендә дәвам итә. Һәм иң мөһиме, ул казах, уйгыр, кыргыз, узбәк телләрендә иркен аралашырга өйрәнә. Киләчәктә Миркасыйм Госмановның һөнәри эшчәнлегендә аның телләр белүе иң кыйммәтле сәләт булачак. Мәсәлән, татар укучысы Чыңгыз Айтматов әсәрләре белән ана телендә нәкъ менә аның тәрҗемәсендә таныша.
Миркасыйм Госманов Идел буе һәм Урал алды төрки халыкларының тарихын тирәнтен өйрәнгән олпат галимнәребезнең берсе. Аның «XVII-XVIII гасырда Татар тарихы чыганаклары» (Казан, 1972), «XIV-XVI гасырда Җуси Олысының беркетмәләре» (Казан, 1979) дигән гыйльми хезмәтләре чит ил галимнәре тарафыннан бик югары бәяләнә.
М.Г. Госманов тарафыннан барлыгы 450дән артык фәнни хезмәт, 11 китап (монографияләр, җыентыклар) языла.
Академик М.Г. Госманов Татарстан Фәннәр академиясен нигезләүчеләрнең берсе булып тора.
Ул республиканың иҗтимагый яңарыш чорына да үзеннән гаять зур өлеш кертә. 1989 елда галим татар мәдәниятен һәм телен, әдәбиятын үстерүгә юнәлтелгән «Җыен» фондын оештыра һәм анда үзе үк нәширлек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 1990-91 елларда фонд тарафыннан М.Г. Худяков, К. Фукс, И. Гаспринский һәм башка авторларның хезмәтләре яңадан бастырылып чыгарыла.
Гомеренең соңгы елларында ул үзенең шәкертләре белән берлектә татар мәдәниятенә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә багышланган «Шәхесләребез» дип аталган документаль җыентыклар чыгару белән шөгыльләнә.