Кунакханәбездә очрашуларны дәвам итәбез. Чираттагы кунагыбыз – Спас районының мәдәният бүлеге башлыгы Фәрхәт Низамов.
Мәдәни мирасның иң кадерле ядкарьләре сакланучы төбәк «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивалендә сынатмас, әлбәттә. Төрле милләт халкы дус-тату яшәүче районның сәнгате дә күпкырлы. Сөйләшүебез әнә шул хакта булыр.
23 октябрь 13.30 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.