Яшәү – көрәш, яшәү – ялгышлардан
Сабак алу, кабат ялгышу.
Өйрәнү... Һәм гомер дәвамында
Үзеңне җиңәргә тырышу.
Шагыйрә Фәүзия Солтанның әлеге шигъри юлларына бөтен дөнья сыйган. «Милли кунакханәгә» без авторның үзе белән галиҗанәп Шигырь дөньясының серле дә, тәэсирле дә аланына сезне сәяхәткә чакырырга булдык.
20декабрь 10.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез!