Саба төбәгенең Юлбат авыл китапханәсе Гаилә елы уңаеннан «Шигырь укый йөрәгем дә...» дип исемләнгән чара үткәрде. Әдәби ишегалдына китапханәнең иң актив укучылары җыелды.
Шигырь шигырь инде ул, йөрәкләрдән өзелеп төшеп, җанда дөрли. Чыннан да, гаиләдә булган мәхәббәт, гаилә тормышының яшәеше шигырь юлларында аеруча хисле итеп, бик матур тасвирлана. Шушы матурлыкны чарада катнашкан өлкән буын апалар үз күңелләре аша үткәреп, шигъри телдә яңгыраттылар. Алар яшьлек хәтирәләрен, үткәндәге матур мизгелләрне, үзләрендә булган сагыну катыш хәтирәләрен яңарттылар.
Юлбат авыл китапханәсе мөдире Нәсфия Әнәс кызы Хәмитова тырышлыгы белән әзерләнгән бу матур җәйге очрашу күңелләрдә озак сакланыр.