Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Режиссер Камил Саттаровны аның кызы Резедә Хөрмәтуллина белән искә алабыз
Режиссер Камил Саттаровны аның кызы Резедә Хөрмәтуллина белән искә алабыз

Режиссер Камил Саттаровны аның кызы Резедә Хөрмәтуллина белән искә алабыз

12.12.2025

«Милли кунакханә»дә бераз гына моңсу да, шул ук вакытта кадерле дә чыгарылыш. Гомере буе халык иҗатын барлап, Туфан Миннуллин сүзләре белән әйткәндә, чын мәгънәсендә халык театрларының атасы булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең һәм Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Камил Зиннәт улы Саттаровны искә алу тапшыруы бу. Исән булса, хөрмәтле режиссерыбызга 90 яшь тулган булыр иде.

Сәнгать дөньясына урау юллар аша килгән Камил Зиннәт улы, заманында Ленинградта СССР профсоюзлары Югары мәктәбенең театр бүлегенә режиссерлыкка укырга керә. Монда аңа Георгий Товстоногов, Кирилл Лавров, Алиса Фрейндлих, Татьяна Доронина кебек бөек режиссерлар, СССРның халык артистлары белем бирә.

Камил Саттаровның максаты – театр ярдәмендә ана телебезнең бөтен хиссиятен, нечкәлеген, миллилеген саклап калу, аларны яшь буынга җиткерү иде.

Камил Саттаров I Бөтенсоюз үзешчән сәнгать фестиваленең лауреаты була, алтын медаль белән бүләкләнә. Аның театр мәктәбен 500дән артык кеше узган. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, Әсхәт Хисмәтов, Минзәлә Татар драма театры артисты Хафиз Хамматуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов һәм Рамил Исламов та бар. Хәй Вахит белән Аяз Гыйләҗевның Камил Саттаровны «Халык театрларының профессоры» дип атавы бик хак сүз дә, иң югары бәя дә!

Сезнең белән гаилә истәлекләрен бүлешергә без студиягә Камил абыйның кызын, педагогика фәннәре кандидаты, КФУ доценты Резедә Камил кызы Хөрмәтуллинаны чакырдык.

15 декабрь, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Кул остасы Гөлшат Мөхәммәтшина белән очрашуга чакырабыз
30.01.2026
«Мордва бизәкләре» фольклор ансамбле белән таныштырабыз
«Мордва бизәкләре» фольклор ансамбле белән таныштырабыз
29.01.2026
«Әллүки» балалар студиясе спектакле белән Арчада «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» ачылды
«Әллүки» балалар студиясе спектакле белән Арчада «Хәрби б…
28.01.2026
«Милли кунакханә»дә «Казан утлары» журналы турында сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә «Казан утлары» журналы турында сөйләшәбез
28.01.2026
Чистай төбәгенең Гаделша авылында авыл тарихына багышланган китап тәкъдим ителде
Чистай төбәгенең Гаделша авылында авыл тарихына багышланган китап тәкъдим ителде
28.01.2026
«Милли кунакханә»дә Галимҗан Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге музен оештыручы Разия Сәхипова
«Милли кунакханә»дә Галимҗан Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге музен оештыручы Разия Сәхипова
21.01.2026
Арчада балалар студиясе «Иптәш командир» спектаклен тәкъдим итәчәк
Арчада балалар студиясе «Иптәш командир» спектаклен тәкъдим итәчәк
21.01.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.