Берничә көннән республика халкы һәм башкала кунаклары хозурына елның иң зур мәдәни вакыйгасы – «Яңарыш: эпосның яңача укылышы» дип аталган фестиваль кысаларына кергән чаралар тәкъдим ителәчәк. Тамашачы Якутиянең «Олонхо», Карелиянең «Кулерво», Кыргызстанның «Манасчы», Болгариянең «Кубрат хан» дастаннарын күрә алачак.
23 июль көнне Болгар каласында легендар «Кара пулат» операсы да куела. Моңа бәйле рәвештә студиягә Россиянең Дәүләт премиясе, Татарстанның М. Җәлил һәм Г Тукай исемендәге дәуләт премияләре лауреаты, жәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре Ренат Харисны чакырдык.
13 июль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.