«Милли кунакханәнең» чираттагы кунагын тәкъдим итәбез. Аның исемен ишетүгә, күңелгә шагыйрь Рәдиф Гаташның:
«Син йөрәккә атылып килеп кердең.
Нәрсә әйтим моңа …», - дигән шигьри юллары килә. Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев театр сәнгатенә нәкъ менә шулай «атылып» килеп керде.
27 сентябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәдә» әлеге шәхес белән әнгәмә тәкъдим итәбез. Ә Буа фәлсәфәчесе белән сөйләшер сүзләребез күп безнең. «Апас, Тәтеш, Буа - мәдәни дуга», халык театрларының Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» конкурс-фестивале, киләчәккә яңа уй-теләкләр, галижанәп шигырь, Раилнең дөньяга карашы турында тыңлау сезнең өчен дә бик кызык булыр.
27 сентябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.