«Милли кунакханә»дә республикабызның муниципаль район вәкилләре белән очрашулар дәвам итә. Сәбәбе дә бик матур – «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында башкалабыз Казан үз мәдәният мәйданчыкларында төрле төбәк һәвәскәрләрен кабул итә.
Тиздән Казан тамашачысы һәм башкала кунакларына Питрәч төбәге уңганнары онытылмас мизгелләр бүләк итәчәк. Моңа бәйле рәвештә без студиягә Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Ильич Никитинны чакырдык.
«Милли кунакханә»нең 20 сентябрь 11.00 сәгатьтәге чыгарылышын карарга онытмагыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.