16 июльдә керәшеннәрнең милли бәйрәме «Питрау» узачак. Ул Мамадыш районың Җөри авылында үтә. «Питрау» быел инде егерме дүртенче мәртәбә оештырыла.
Быел Җөри авылында «Питрау» бәйрәме өчен махсус күл ясалган. «Быел без өч йөз метрга илле метрлы күл ясадык. Шунда радио белән идарә итә торган көймәләр ярышы узачак. Шулай ук күлдә катамараннарда йөрү оештырылачак», - дип сөйләде бу хакта Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов журналистларга.
«Бәйрәмне сәгать кичке биштә ат чабышыннан башлыйбыз. Сәгать алтыда мәйданда театральләштерелгән пролог, алдынгыларны бүләкләү, концерт программасы көтелә. Керәшен авылы, фольклор мәйданчыклары, балалар мәйданчыгы эшләячәк. Сигез сәхнәдә концерт барачак. Милли көрәштә иң көчле көрәшчеләр катнашыр дип көтелә. Бәйрәм абсолют батыр билгеле булганчы, иртәнге сәгатьләргә кадәр дәвам итәчәк», - ди оештыручылар.
«Питрау»да декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе дә булачак. Бу юлы «Питрау»га 50 меңгә якын кеше килүе көтелә. Бәйрәмдә Татарстан районнарыннан, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Киров өлкәсеннән килгән керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак дип көтелә.