«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Игътибар итсәгез, соңгы елларда республикада халык һөнәрчелегенә зур игътибар бирелә, кул эшләнмәләренең кадере арта бара. Ә инде бу өлкәгә яшьләрнең кызыксынып каравы икеләтә куаныч. Милләтнең киләчәге бар, татар һөнәрчелеге ышанычлы кулларда дип сөенеп куясын.
Безнең кунагыбыз да шундыйлардан. Укыган һөнәренә тугъры калып, татар сувенирлары ясап, дөньяга милләтне танытучы бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Питрәч төбәгенең Яңа Шаһгали авылында яшәүче Эльвира һәм Руслан Тактаровлар гаиләсе әнә шундый тынгысыз җаннарның бер үрнәге. Руслан турында кулларыннан гөлләр тама дип әйтү дә җитә. Артык тыйнак гаилә башлыгы әңгәмәдә Эльвира ханымның гына катнашуын теләде.
Әлеге әңгәмәне 4 февраль 11.00 сәгатьтә карый аласыз. «Милли кунакханә»дә безнең белән бергә булыгыз!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.