Кыш белән яз тарткалашуын дәвам итсә дә, календарьда инде 30 март. Ә бу көне Россиядә Һөнәрчеләр көне билгеләп үтелә.
Шушы көн уңаеннан без һөнәрчлек турында сөйләшергә булдык. Халкыбызның мәңге югалмас мирасы бүген кемнәр кулында? Калфак, түбәтәйләр язмышы ни хәлдә? «Милли кунакханә»нең кунагы - кулларыннан гөлләр тамдыручы Казан егете Нурислам Сираҗиев. Очрашуны Миләүшә Насыйбуллина алып бара.
Күңел җылысын биреп чиккән эшләнмәләрнең иң затлыларын сезгә дә тәкъдим итәбез. 30 март көнне 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.