Үз эшләренә ихлас бирелеп, яшьлек хыялларына мәңге тугъры калган шәхесләр күңелдә хөрмәт хисләре уята.
50 ел гомерен мәдәнияткә биреп, сәнгатькә армый-талмый хезмәт иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча төбәгенең «Плодопитомник» Мәдәният йорты директоры Нәсимә Гайнетдин кызы Гарифуллина әнә шундый затларның берсе. Зәвыклы, гыйлемле, җор күңелле, чая телле Нәсимә ханым белән әңгәмәне 10 декабрь, 14.00 сәгатьтә карый аласыз.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.