Нижневартовск шәһәрендә Федераль Сабан туе узды. Быел ул кыскартылган вариантта үткәрелде. Татар халкының борынгы бәйрәме кысаларында Нижневартовск һәм Татарстан сәнгатькәрләре концерты, республиканың декоратив-сәнгать осталары күргәзмәсе, татар көрәше буенча ярышлар узды.
Сабантуйның ачылыш тантанасын YouTube-каналында карарга мөмкин иде.
"Татарстанның мәдәният ресурс үзәге" ДБУсы оештырган халык һәм декоратив-сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе Сабан туена килүчеләр арасында аеруча кызыксыну уятты. Күргәзмә белән Югра - Ханты-Манси автоном округының губернаторы Наталья Комарова һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та танышты.