
«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Әле күптән түгел генә Казан шәһәренең Наилә Сөләйманова җитәкчелегендәге «Яшь модельер» тегү студиясе Кытайда Халыкара фестивальдә булып, җиңү яулап кайтты.
Яшь кызларның кул эшләренә ихлас тартылуын, Кытайдан алган тәэссиратлар турында тулырак сөйләү өчен студиягә без аларның үзләрен чакырдык.
30 сентябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.