15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Аны җәмәгатьчелек югары дәрәҗәдә билгеләп үтә.
«Моабит дәфтәрләре» – Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, кыюлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
Муса Җәлилнең әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Җәлилнең туган көне уңаеннан без сезнең игътибарыгызга шагыйрьнен «Кызыл ромашка» шигырен тыңларга тәкъдим итәбез. Аны Миләүшә Насибуллина укый. Язманы безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә тыңлап була.