Жиһанда изге ай – Рамазан ае патшалык итә. Шуңа да «Милли кунакханә»нең чираттагы чыгарылышын ураза тотучы тамашачыларыбызны хөрмәтләп әзерләдек. Студиядә кунакта – мөнәҗәт әйтүче остаз Фирдания Зарифуллина.
Мөнәҗәтләр – татар халкы өчен традицион булган, хәзерге вакытта халык арасында яңадан танылып килүче борынгы җыр жанры. Матур ниятләр белән үткәрелгән ифтар ашларының азагында мөнәҗәтләр әйтүнең матур гадәткә әйләнеп баруы – сөенечле фал.
20 февраль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.