Россия халыкларының мәдәни мирасы елы ахырына якынлаша. Никадәр фестиваль-конкурслар, очрашу-тамашалар булды бу ел уңаеннан... «Минем тарих - минем Татарстан» дигән конкурс та нәкъ менә шул ел кысаларында үтте. Анда катнашучылар иҗади осталыклары белән бәйге тотты.
Әлеге конкурс һәм аның җиңүчеләре турында тулырак сөйләргә без студиягә конкурсның жюри әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, КДУның Татарстан тарихы кафедрасы доценты Ленар Абзаловны чакырдык. Аның белән бергәләп конкурска килгән иҗади эшләргә күзәтү ясарбыз.
9 декабрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.