Кеше гомере – аккан суларга тиң, дип әйтергэ яратабыз. Гомерең буе үз хыялларыңа тугъры калып, күңел кояшыңда бик күпләрне җылытып яшәгән гомер – башкаларга да кадерле. Шундый самими күңелле, олы җанлы шәхесләрнең берсен студиябезгә чакырдык.
Буа төбәгенең Түбән Наратбаш авылында яшәүче, Буа дәүләт театрынында эшләп лаеклы ялга чыккан Әминә Шәрәфетдинова белән әңгәмәне 16 декабрь, 14.00 сәгатьтә карый аласыз.
«Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.