«Милли кунакханә»дә очрашуларны дәвам итәбез.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә кыйммәтләре, милләтнең үрнәк гаиләләре һәм әлеге елга багышланган чаралар турында тәфсилләбрәк сөйләү өчен без студиягә Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллинаны чакырдык.
10 июль 14.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.