Халык җанын аңлыйм дисәң, аның җырларын тыңла, йолаларын өйрән, кешеләренең уй-фикерләренә колак сал диләр. Авылларның яшәеш барометры – аның мәдәният учаклары.
Теләче төбәгенең Караширмә авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Миләшкәй» вокаль фольклор ансамбле халкыбызның гореф-гадәтләрен, кадерле җырларын, биюләрен җыеп, халыкка тәкъдим итә. Алай гына да түгел, ил тынычлыгы өчен Ватанны саклаучыларга кич утырып, туган якның хуш исле үләннәреннән чәйләр, әни куллары кискән токмач һ.б. бик күп әйберләрне әзерләп, тыныч тормыштагыларга үрнәк булып, ә махсус чарадагы егетләребезнең рухын ныгытып яши.
Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендәге әлеге ансамбльне студиябезгә чакырдык.
19 декабрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!