Теләче районы авыл җирлекләренә кергән клублар һәм мәдәният йортларында «Бай мираслы Теләчем!» дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары дәвам итә. Шундый матур чараларнын берсе 17 октябрь көнне Иске Җөри авыл җирлегендә булып узды.
Бу фестивальдә Караширмә авыл клубында эшләп килүче «Миләшкәй» фольклор коллективы да актив катнашты. Аклимә Магдеева җитәкчелегендәге «Миләшкәй» фольклор ансамбле Сәйдәш Корбановның баян моңнарына кушылып, Газинур Әхмәтҗанов сүзләре, Рамил Шакирзянов көенә язылган «Тик исән генә булып кайтсыннар» дигән җырны башкарды. Ә Фирдания Билалованың махсус операцияләрдә илебез тынычлыгы өчен башын салган газиз улы Наиска багышлап язган шигырен еламыйча кем генә тыңлый алды икән?
Караширмәлеләр бу фестивальдә дә сынатмадылар, алар матур эчтәлекле җырлары, шигырьләре белән тамашачыларны яңадан таң калдырды.