«Милли кунакханә» үзенең яңа сезонын ачып җибәрә.
Ямьле җәйнең соңгы ае, соңгы көннәре... Димәк, республикабыз, башкалабыз Казан Республика көненә әзерләнә.
Төбәкләрдә әлеге истәлекле көнгә багышланган бәйрәмнәр инде башланды. Мәркәзебезнең күпсанлы кунакларына һәм тамашачыларга тәкъдим ителә торган чаралар арасында иң кадерлесе – «Уйнагыз, гармуннар» тамашасы. Ул быел 39 нчы тапкыр үткәрелеп, анда 600гә якын катнашучы җыелачак.
Ә без сезне 27 август 13.00 сәгатьтә узачак «Милли кунакханә»гә чакырабыз. Анда киләчәктә милләтнең атаклы гармунчы-баянчылары булачак бертуган Аяз һәм Галиәскәр Закировлар белән әңгәмә узачак.
Очрашу бик күңелле булачак! Аны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.