«Милли кунакханә» бик кадерле, затлы кунак кабул итәргә әзерләнә.
...Я дөньяны узгәртә ул бүген, я булмаса үзе үзгәрә... Таныдыгызмы? Бу шигьри юлларның авторы - халык шагыйре, дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев.
Ул, ниһаять, вакыт табып, сезнең белән очрашуга килергә ризалык бирде. Галиҗанәп Шагыйрь белән очрашудан читтә калмагыз. Күңелле, зәвыклы, тарихи очрашу булачак бу.
17 июнь 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.