Гомер дигәнең акрын гына ага бирә, көннәр, айлар, еллар алышына... Быел игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы ахырына якынлаша. Димәк төрле конкурс, фестивальләргә нәтижәләр ясый торган чор.
«Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышында шигырь укучыларның «Сибгат чишмәсе» дип аталган республика конкурсы турында сөйләшербез. Шушы уңайдан бездә кунакта - Әтнә муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Алия Абдуллина, конкурсның жюри рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов булыр.
Кунакханәгә шулай ук Гран-при ияләре дә чакырулы. Халык шагыйре Сибгат Хәким язганча, әлеге конкурс турында бары тик «Бер горурлык хисе яна миндә» дип кенә әйтергә мөмкин. Сезне дә шул хиссият белән танышырга чакырабыз.
14 декабрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Күрми калмагыз, бик кызыклы һәм зәвыклы булачак!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.