Яңа 2025 елга аяк бастык. Төкле аягың белән, Яшел Елан елы!
Ә безнең «Милли кунакханә» үз максатларына тугъры калып, сезнең белән очрашуларны агымдагы елда да дәвам итәргә булды. Төпле киңәшләрегез, саллы фикерләрегез өчен һәрберегезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез!
Яңа елдагы тәүге тапшыруыбыз кунагы хакында «Кулларыннан гөлләр тама» диләр. Әйе, нәкъ шулай, Кама Аланы төбәгендә яшәүче Альмира Мәҗитова танылган кул остасы. Аның иҗат җимешләре белән якыннанрак танышасыгыз килсә, 10 гыйнвар 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!