«Милли кунакханә»дә очрашуларны дәвам итәбез. Кунагыбыз – Әтнә туган якны өйрәнү музее директоры Әлфинә Мөхәмәтҗанова.
Музейлардан башка тарих телсез калачак, дип язган бер фәлсәфәче. Төбәкләрдә мәдәниятнең әлеге өлкәсендә эш ничек бара? Тарих төпкелендә югалган дип уйланылган кадерле ядъкарьләр ничек саклана? Шушы һәм башка сорауларга җавапны бергәләп эзләрбез.
19 декабрь, 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.