«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале дәвам итә. Республика төбәкләренең никадәр әзерлекле, мәдәни тарихлы икәненә шаккатырлык.
Тамашага бәя бирүче саллы жюрига да җиңел түгелдер. Бу юлы «Милли кунакханә»гә жюриның мәртәбәле вәкилләре - Г.Тукай әдәби музее директоры, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гүзәл Төхвәтова һәм Татарстан Дәүләт милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре, шагыйрә Лилия Хисаметдинованы чакырдык.
26 сентябрь 14.00 сәгатьтә әлеге әңгәмәгә сез дә кушыла аласыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.