
«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
«… Адәм баласы йөрергә, сөйләшергә, укырга-язарга өйрәнгәнче үк, иң элек җырларга өйрәнә. Ана баласына бишек җыры җырлый, көйләп, иркәләп, сабые белән сөйләшә, ана белән бала арасында күңелне-күңелгә, җанны-җанга бәйли торган изге, ихлас, көйле-моңлы җепләр үрелә».
Әлеге сүзләрнең авторы – Татарстанның халык артисты, Әнисеннән күчкән илаһи моңны еллар аша халык күңеленә салган Фердинант Сәлахов безнең студиябез кунагы.
Очрашуга сәбәп тә бик гади. Халкыбызның моңлы, зәвыклы жырчысы бу көннәрдә үзенең туган көнен – 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Әңгәмәне 19 сентябрь, 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Безнең белән бергә булыгыз!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.