«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Чираттагы кунагыбыз – танылган тарихчы-галим, экскурсовод, 10 китап, 3 документаль фильм һәм Ислам тарихына багышланган фәнни мәкаләләр авторы Рәшид Ильяз улы Амишев.
Аның белән очрашу һәрберебездә тарихыбыз, динебезгә хөрмәтне арттырачак. Чөнки кунагыбыз ихлас күнелдән тормышын милләткә, аның тарихын барлауга багышлаган шәхес.
8 сентябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.