31 март көнне «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестиваленә старт бирелде. Әлеге матур чараны Лениногорск төбәге ачып җибәрде. Чиратта - Сарман һәм Нурлат уңганнарының чыгышы.
Шул хөрмәттән «Милли кунакханәгә» Сарман район мәдәният йортының үзәкләштерелгән клуб системасы сәнгать җитәкчесе Илмира Илгизәр кызы Салихованы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Салих кызы Гәләүтдинованы чакырдык.
3 апрель, 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Һәр ике төбәк Казан тамашачысы өчен нинди кургәзмә, чыгышлар, осталык дәресләре алып килә - моны без бергәләп ачыкларбыз.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.