«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Билгеле булганча, 2026 ел – «Батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге» елы дип игълан ителде. Ә без тапшыруларыбызда һәрдаим әлеге теманы күтәреп киләбез.
Илебез өчен гомерләрен дә кызганмыйча алгы сызыкта көрәшүче батырларыбызга җаны-тәне белән ярдәм итүче асыл егетләребез булу – иң кадерлесе. Алар үзләренең рух ныклыгын башкаларга үрнәк итеп, җиңү мизгелләрен тагын да тизләтәләр кебек…
Очканда арсаң да,
Урмәләп барсаң да,
Соң сулышка кадәр КЕШЕ бул…
Әлеге юлларның авторы, шагыйрь, хәйрияче, чын егет Рүзәл Минһаҗев студиябез кунагы.
7 июль, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.