«Милли кунакханә» үз эшен дәвам итә.
Эссе челлә дип тормый, сезнең белән таныштырырга теләгән кунакларыбыз ерак араларны якын итеп студиябезгә киләләр икән, бу инде сезне ихлас күңелдән хөрмәтләү, милләтне ярату дигән сүз.
Шундый асыл затларның берсе – Чаллы шәһәрендә яшәүче, кул эшләренә бөтен күңелен салган, татар милли бизәкләрен төрле юнәлештә кулланышка кертеп, дөньяны матурларга ашкынып яшәүче Айгөл Асылбакова белән очрашу көтә сезне.
28 июль 14.00 сәгатьттә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.