«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале дәвам итә. Бөек Чулман белән Нократ елгалары буена урнашкан Мамадыш төбәге дә бу көннәрдә башкала тамашачысы алдында имтихан тотарга әзерләнә.
Татар дөньясына мәшһүр Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәит Яруллинарны, күпсанлы язучы-шагыйрьләрне бүләк иткән төбәк, бу сынауда да сынатмас. Студия кунагы – Мамадыш муниципаль район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов белән әңгәмә әлеге чара турында булыр.
16 май 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.