29 июльдә мәркәзебез Казанда XIV Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсы үтте. Әлеге чарада I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган, Балтачның «Орчык» гөсләчеләр ансамбле җитәкчесе Айсылу Әсәдуллинаны без «Милли кунакханәнең» чираттагы утырышына кунакка чакырдык.
Ни өчен коллектив «Орчык» исемен йөртә, танылган җырчы Альберт Әсәдуллин кунагыбызга кем була? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны «Милли кунакханәнең» 14 сентябрь 14.00 сәгатьтә узачак чыгарылышында бергәләп ачыкларбыз.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була. Безне карарга онытмагыз!