Казан турындагы истәлекләрендә танылган этнограф Карл Фукс: «Татар кызының башта атлап килгән тавышы - аннан сон гына үзе күренә», дип язып калдырган. Сүз бизәнү әйбере - чулпылар турында. Баксаң, хәзер дә аларга ихтыяҗ, сорау зур икән.
Казан шәһәрендә яшәүче Дамира Гәрәева күңел матурлыгын милли бизәкләргә сала да, шул гүзәллекне башкалар белән дә бүлешә. Иң затлы бизәнү әйберләренең эшләнү мизгеле шаһитләре буласыгыз килсә, 20 гыйнвар 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.