«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Кунагым – татарның бер асыл кызы. Аны кургәч: «Матурлар килә – бирегез мәйдан», – дип әйтәсе килә.
Камал театрының талантлы яшь артисткасы Илүсә Камалиеваның театрны, милләтне яратып, ихлас күңелдән сөйләгән сүзләре сезне дә битараф калдырмас, дип уйлыйм.
Халыкта: «Оясында ни күрсә, очканда да шул булыр», дигән гыйбарә бар. Кариев театрының әйдәп баручы артистлары Энҗе һәм Илфат Камалиевлар Илүсәне татар тамашачысы өчен сөеп кенэ үстергәннәрен сезнең белән дә бүлешергә булдык.
10 февраль, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.