«Милли кунакханә» дуслары! Әйдәгез, сезнең белән үткәнгә сәяхәт кылыйк та, шул күзгә күренмәс илаһи матурлыкны бүгенгегә күчерик әле. Булмас дисезме? Кукмарадан килгән хөрмәтле кунагыбыз, Татарстанның атказанган мөгәллимәсе Зөмәрә Җиһаншина өчен бу хәзер яшәү рәвеше. Халкыбызның изү, хаситә кебек кием элементларын аның кебек барлап, тегеп-чигүче сирәктер. Без моны сезнең белән бергәләп ачыкларбыз.
8 апрель 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»нең остаханәсенә рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.