Кешеләрдән җылы эзләр булсаң,
Кешеләрдән ерак кит икән...
«Милли кунакханәнең» 15 ноябрь чыгарылышында сезне әлеге юлларның хуҗасы, шагыйрә, Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова (Янсуар) белән мавыктыргыч әңгәмә көтә.
Сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә әлеге очрашуны күрми калмагыз. Шигьри җанлы җитәкченең фикерләре сезнең өчен дә кызыклы булыр.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.