«Милли кунакханәнең» 23 сентябрь чыгарылышында сезнең игътибарга аш-су остасы Зөлфия Идрисова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Биектауда яшәүче, татар хатын-кызына хас иң асыл сыйфатларны үзенә җыйган Зөлфия ханым турында бер сүз белән генә әйткәндә, кулларыннан гөлләр тама дип бәя бирергә мөмкин.
Халкыбызның милли ризыкларын әзерләгәндә нинди үзенчәлекле серләр бар, ачы, төче, баллы, катлы-катлы камырны ничек әзерләргә? Шушы һәм башка бик күп сорауларга жавапны тәмледән-тәмле ризыклар әзерләве белән дан казанган Зөлфия ханымның үзеннән сорарбыз.
23 сентябрь14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була. Безне карарга онытмагыз, тәмле булачак!