«Милли кунакханә»нең чираттагы чыгарылышы бик кызыклы булырга охшап тора. Кунагыбыз - Тукай якташы, Арча төбәгенең Кушлавыч авылы Мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәнәфиева. Әңгәмәдәшем Гаилә елы кысаларында әлеге очрашуга шушы ук өлкәдә хезмәт куючы улы белән бергә килергә вагъдә бирде.
Күңелле мизгелләрнең сез дә шаһитлары була аласыз. 22 март көнне 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.