21 гыйнвар көнне Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында үтте. Аның эшендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Ирада Әюпова үзенең нотыгында билгеләп үткәнчә, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында узган елда планлаштырылган барлык күрсәткечләр үтәлгән. Быелдан башлап илкүләм проект кысаларында яңа юнәлеш – муниципаль музейларны капиталь ремонтлау башлана. Тулаем алганда, 2022 елда федераль бюджеттан финанслау буенча расланган лимит 1 млрд 290,4 млн. сум тәшкил итә. Бу 2021 ел күрсәткеченнән 30%ка күбрәк. Илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, ягъни 2019 елдан бирле, федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчалар күләме 2 тапкырга арткан.
2021 елда тармакка капитал кертемнәр 2,3 млрд. сум тәшкил иткән. Соңгы өч елда республиканың 13 эре объекты ремонтланган. Шул ук вакытта ремонтка мохтаҗ объектлар да җитәрлек - авыл мәдәният йортларының 27%ы, музейларның 23,5%ы, балалар сәнгать мәктәпләренең 23%ы.
Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең категорияләре буенча уртача хезмәт хакы ел йомгаклары буенча 101%ка үтәлгән һәм 39 мең 193,6 сум тәшкил итә.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан территориясендә 10,5 меңнән артык чара үткәрелгән.
Ирада Әюпова әлеге мәсьәләләрнең үтәлгән булуын ассызыклап республика җитәкчелегенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде.
Утырыш ахырында Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.