Танылган галим, профессор, фәннәр докторы, фәнни эшчәнлеген татар фольклорын өйрәнүгә багышлаган Марсель Бакиров бүген үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Хөрмәтле Марсель Хәернасович!
Юбилеегыз хөрмәтенә безнең иң җылы, ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без Сезнең белән чиксез горурланабыз! Гомер буе татар фольклорына хезмәт итеп, әлеге юнәлештә зур дәрәҗәләргә, матур нәтиҗәләргә ирешкән фән эшлеклесе белән бер коллективта эшләү безнең өчен горурлык та, дәрәҗә дә...
Шул ук вакытта фәнгә, телебезнең киләчәге өчен армый-талмый хезмәт итүегез һәрберебез өчен бәяләп бетергесез үрнәк булып тора. Сезнең тәҗрибәгез, олпат акылыгыз, милләткә бирелеп хезмәт итүегез алдында башыбызны иябез...
Сезгә киләчәктә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез һәм яңадан-яңа милли, әдәби, фәнни ачышлар көтеп калабыз.