Гаилә елы кысаларында мәдәният өлкәсендә эшләп, матур нәтиҗәләргә ирешеп, халык мәхәббәтен казанган гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Чираттагы кунакларыбыз – Мамадыш төбәгенең Урта Кирмән авылы Мәдәният йорты хореографы Ләйлә Рәгаип кызы һәм әлеге мәдәният учагының директоры Ришат Хөҗҗәтулла улы Абдуллиннар булыр.
«Милли кунакханә»нең 4 июнь чыгарылышында аларның гаилә серләрен бергәләп чишәрбез! Сөйләшүне безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.