Мәдәнияткә җаны-тәне белән бирелгән гаиләләр турында әңгәмәләрне дәвам итәбез.
Мамадыш шәһәрендә гомер итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гөлназ һәм Рөстәм Гыйниятовларны белмәүчеләр сирәктер. Музыка мәктәбе укытучысы Рөстәм әфәнде гармунын сузып җибәрсә, Гөлназы аңа ияреп җырлап җибәрә. Җырлып кына да калмый, Гөлназ әле инде озак еллар Ветераннар халык хорының хормейстеры та булып эшли.
Бу җырлы-моңлы гаиләнең матур итеп яшәү серен сезнең белән бергәләп 16 апрель 11.00 сәгатьтә чишәрбез. «Милли кунакханә»нең әлеге чыгарылышын күрми калмагыз, күңелле булачак!