
Татар театр сәнгате шушы көннәрдә, төгәлрәге 15 мартта Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Камал театрының 27 ел буе алыштыргысыз директоры Шамил Зиннур улы Закировның туган көнен искә алырга җыена. Исән булса милләтпәрвәр шәхескэ 80 яшь тулыр иде.
«Милли кунакханә» студиясенә шул уңайдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанованы чакырдык.
Әлеге әңгәмәне 13 март көнне 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә табарга мөмкин.