«UenFest» фестиваленең зона туры 1-2 июльдә Әлки районының «Дубки» балалар лагеренда старт алды.
«Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Борынгыдан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне, республикабыздагы милләтләрнең традицияләрен белү - бик мөһим! Ә безнең киләчәгебез нәкъ менә сезнең кебек яшьләрдә. Чыннан да, барысы да сезнең кулда!» - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «UenFest» II төбәкара традицион уеннары фестивале зона турының ачылышында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин әнә шулай дип белдерде.
Әлки районының «Дубки» лагеренда балалар республика авылларында яшәп килгән традицион халык уеннары буенча мастер-классларда катнашты, командалар үз уеннарын тәкъдим итте, үзара көч сынашты. Әйлән-бәйлән уеннары да һәркемнең күңеленә хуш килде. Беренче зона туры нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү белән тәмамланды.
Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, Әлки районы Башкарма комитеты, Әлки район мәдәният бүлеге оештырды.