Әлки районының балалар китапханәсендә «Культура и быт татарского народа» дигән темага багышланган бик аһәңле кичә узды. Чарада китапханәче Рузинә Габидуллина җитәкчелегендә Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары катнашты.
Укучыларны аеруча татар халкының үткәнен чагылдыручы күргәзмә җәлеп итте. Алар андагы экспонатларны кызыксынып карадылар, бирелеп тыңладылар.
Шактый актив, җанлы рәвештә барган бу кичәдә укучылар бик күп кызыклы мәгълумат туплый алды. Ахырда балалар күргәзмәдәге киемнәрне киеп фотога төште.